Суда коену чорының кызган чагы. Күпчелек район халкы, шулай ук кунаклар да эссе ял көннәрендә сулыклар янына ашыга. Әмма су тудырган куркыныч турында да онытырга ярамый. Исегездә тотыгыз: исерек хәлдә су керү һәлакәтле нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Җәйге сезон башлангач, республикада илледән артык кеше батып үлгән! Моның белән бәйле, сулыклар янындагы кешеләр күпләп ял иткән урыннарны көн саен мобиль патруль төркемнәрнең контрольдә тотуы оештырылды, ә әлеге урыннардагы кагыйдә бозучы кешеләр административ җавапка тартылачак.
Түбәндәгеләр тыела:
-кисәтү һәм тыю язмалары белән аншлаглар куелган урыннарда су коену;
-моның өчен җайлаштырылмаган, таныш булмаган урыннарда су коену;
- исерек хәлдә су коену;
- өлкәннәр күзәтүеннән башка балаларның су коенулары;
- моның өчен билгеләнмәгән урыннарда су керү;
- суда моның өчен билгеләнмәгән чаралар, предметлар кулланып йөзү.