Ютазы муниципаль районы хакимиятенең оператив киңәшмәсендә хәрби комиссар Илшат Халитов хөрмәтләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте, югары һөнәрманлыгы, илнең саклануга сәләтен ныгытуга, үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләүгә керткән шәхси өлеше һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Назим улы Халитов Ютазы район Советының мактау грамотасы белән бүләкләнде.