Яңгыр сулары агып төшсен өчен

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Урыссу бистәсенең үзәк мәчете янында яңгыр суы җыелуы проблемасы хәл ителә.

Хәзерге вакытта юлның бу участогында коеп яуган яңгыр сулары агып төшү өчен билгеләнгән канализацияләргә ремонт уздырыла. Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге мәгълүматы буенча, су җыелуы, аны алып төшеп китү өчен билгеләнгән торбага пычрак тыгылуы сәбәпле булган. Ремонт эшләре барышында, транспорт юлының бу өлешендә асфальт куптарылган һәм торбаның проблема тудырган өлеше яңага алыштырылган.

Чираттагы шундый ремонт Пушкин урамындагы элекке гимназия бинасы янындагы проблемалы участокта үткәреләчәк.

Эшләрне “Төзекләндерү” МУП алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International