Урыссу урамында эскәмияләр барлыкка килде

2018 елның 20 июле, җомга

Шушы көннәрдә район үзәгендә яшәүчеләр Урыссу урамында дүрт матур эскәмия күреп гаҗәпкә калды.

Әлеге эскәмияләр,  аларның шулкадәр уңайлы булуын исәпкә алып, өлкән буын кешеләре соравы буенча куелды. Шундый ук эскәмияләрнең Ленин урамында да урнаштырылуын һәм алар янына чүп савытлары да куелса, гомумән яхшы булыр иде, дип үз теләкләрен җиткерде яшәүчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International