Какылы Күл авылында искиткеч “Урам бәйрәме” узды

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Бәйрәм Урыссу авыл җирлеге башлыгы Ф.Г. Әминованың котлавыннан һәм юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырудан башланды. Аннары концерт программасын Урыссу бистәсеннән килгән кунаклар – “Илһам чишмәләре” ансамбле ачты. Бәйрәмне Подгорный бистәсе һәм Иске Урыссу авылы артистлары дәвам итте. Алар башкаруында халык һәм эстрада татар җырлары шунда ук тамашачыларның игътибарын үзенә тартты. Концерт номерлары балалар һәм өлкәннәр өчен күңелле уеннар белән үрелеп барды.

Чара ахырында бәйрәм чәй өстәле әзерләнде.

“Урам бәйрәме” бик шәп булды, бай концерт программасы – бию һәм музыкаль номерларның күплеге күтәренке кәеф өстәде, моның өчен оештыручылар Фәйрүзә һәм Фирдәвис Мортазиннарга рәхмәт әйтәсе килә. Аларның тырышлыгы белән Какылы Күл авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышланган һәйкәл барлыкка килде, чишмәләр һәм коелар төзекләндерелде һәм тергезелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International