Урыссу үзәк район хастаханәсе балалар поликлиникаларын һәм медицина оешмаларының балалар поликлинка бүлекләренең матди-техник базаларын үстерү буенча Россия программасына кертелгән.
Районның баш табибы Светлана Шакирова сүзләре буенча, 2019 елдан Урыссу үзәк район хастаханәсенең балалар бүлеге, капиталь ремонт белән берлектә, Ютазы районы балаларына хезмәт күрсәтү өчен медицина җиһазлары белән тәэмин ителәчәк. Әлеге программага барлыгы 45 районнан 25 район кертелгән.