Атналык киңәйтелгән утырыш

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

23 нче июльдә район тормыш эшчәнлегенең төп сораулары буенча киңәйтелгән утырыш узды.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев сәүдә, сәнәгать паркы үсеше, салымнар җыелуы белән бәйле сорауларга игътибар юнәлтте. Шулай ук училище ачылуга, урып-җыю эшләре башлануга кагылган сораулар кузгатылды.

Мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева 2018 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре белән таныштырды. 2019 ел чыгарылыш укучыларының белемнәре сыйфатын арттыру өчен өстенлекле бурычлар билгеләнде.

Аннары контроль-исәп палатасы рәисе Римма Хафизова 2018 елның ярты елына контроль-ревизия чаралары турында отчет белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International