Ютазы районы җитәкчеләре гадәттән тыш хәлдән чыгу юллары өйрәнә

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Бу атнада районның гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча штаб әгъзалары кыска вакытлы укулар уза.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданлык оборонасы чаралары буенча бүлек начальнигы урынбасары Наил Гәрәев район хезмәтләре җитәкчеләрен, белгечләрне һәм авыл җирлекләре башлыкларын, гадәттән тыш вәзгыять туа калган очракта, халыкны һәм матди байлыкны эвакуацияләү чаралары белән якыннан таныштыра. Дүрт көн дәвам иткән уку гамәли чара белән тәмамланачак. Август аенда район штабы республика комиссиясе алдында гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча зачет тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International