Узган ялларда “Сердәш” фольклор ансамбле Изге Болгар җирендә булып кайтты.
Зөлфия Рәхмәтуллина җитәкчелегендәге Әбсәләм авылының үзешчән артисталары үзләренә зур булмаган сәяхәт оештыра. Күптән инде ата-бабаларыбыз нигез салган тарихи урыннарда буласыбыз, мөселман иленең борынгы рухын тоясыбыз килә иде, дип хәбәр итте сердәшчеләр. Аларга бу хыялларын гамәлгә ашыруда Әбсәләм комбинаты җитәкчелеге дә ярдәм кулы сузган – ансамбльне транспорт белән тәэмин иткән. Әбсәләмлеләр Болгарның күренекле урыннарында – мәчетләрдә, төрле кәсебчеләр остаханәләрендә, ярминкәләрдә булудан алар онытылмаслык тәэсирләр алган.