Хөрмәтле Ютазы районы сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре! Мөхтәрәм ветераннар! Һөнәри бәйрәм – сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез. Районыбызның сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү учреждениеләре һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәт коллективлары көн саен халыкны сыйфатлы тауарлар белән тәэмин итү һәм югары дәрәҗәдә хезмәтләр күрсәтү буенча әһәмиятле бурычлар үти. Сезнең эшегез, хөрмәтле эшчеләр һәм хезмәткәрләр, һәрвакыт күз алдында. Безнең йортларда һәм предприятиеләрдә җылылык һәм уңайлылык, райондашларыбызның тормыш сыйфаты һәм кәефе сезнең ярдәмчел, тырыш һәм яхшы һөнәрман булуыгызга бәйле.
Сезгә районыбыз чәчәк атуы хакына намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Нык сәламәтлек, бәхет, райондашларыбыз иминлеге хакына хезмәттә уңышлар яулавыгызны телим. Һәрвакыт якыннарыгызның һәм туганнарыгызның җан җылысын тоеп яшәгез.
Район башлыгы Р.М. Нуриев.