Урыссу халкын су сыйфаты борчый

2018 елның 27 июле, җомга

Буген Урыссу бистәсенең күренекле урынына әверелгән Гаилә паркына җыелган күп фатирлы йортлар һәм урамнар буенча өлкәннәр аның матур һәм зәвыклы булуын тагын бер кат билгеләп узганда, аларның йөзләрендә канәгатьлек хисе чагылды.

Йорт һәм урамнар буенча өлкәннәр аеруча җанлы итеп тикшергән сорауларның берсе – ул краннарга килә торган су сыйфаты. Күпләр аның эчәргә яраксыз, юшкынлы, хәтта ниндидер майлы таплар йөзеп йөрүен дә хәбәр итте. Кызганыч, очрашуда “Водоканал” җитәкчелеге катнашмады, шуңа күрә анык җавап та яңгырамады. Рөстәм Нуриев эчәргә яраклы су мәсьәләсен шәхси контроленә алды. Урыссулыларны борчый торган икенче бер сорау  - ул ике контурлы казаннарга техник хезмәт күрсәтү. Кайбер фатирларның автоном җылыту системасына тоткашканына ике ел инде, әмма шушы чор эчендә алар арасында бер генә тапкыр да техник тикшерү узмаган тораклар бар. Гәрчә, килешүдә ике ел гарантия дип язылса да...

Урыссулылар соңгы арада сулар һаваның да начарлануын яшереп калмады. Июль аенда Урыссу бистәсендә эшләгән экологлар чыннан да атмосферада зыянлы матдәләрнең нормадан артык күп булуын ачыклаган. Рөстәм Нуриев сүзләренә караганда, тирә-як мохитне пычратуда гаепле предприятие җәзага тартылачак.

Очрашу барышында фасадлар ремонтлана торган күп фатирлы йортларга түбәләрдән яңгыр суын җыючы торбалар кую, ишек алларындагы карт агачларны кисү, җылылык системасының юл уртасында калган коеларын юк итү, кайбер юл чатларының авария вәзгыте тудыруы, тимер юл станциясендә даруханә юклыгы, йортларда урам исеме һәм объект саны күрсәтелгән табличкалар булмавы, Горький урамында яңа тротуарлар таләп ителүе кебек район тормышына кагылышлы сораулар көн кадагына чыгарылды. Киң кырлы тормыш белән яшәүче өлкән буын кешеләре пенсионерлар өчен быел компьютер сыйныфлары ачылу-ачылмавы белән кызыксынып кына калмады, алар Интернетта тоткарлыклар булуына карата кыю рәвештә дәгъва да белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International