Киңәйтелгән атналык киңәшмә

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

30 нчы июльдә район торрмыш эшчәнлегенең төп сораулары буенча киңәйтелгән киңәшмә узды.

28 нче июльдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре билгеләп узды.

Күпьеллык намуслы хезмәте, Ютазы муниципаль районы сәүдәсе үсешенә шәхси өлеше һәм һөнәри бәйрәм – Сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре көне уңаеннан “Ютазы” кулланучылар кооперативының производство мөдире Тәҗрия Мөдәррис кызы Фәтхрахманова Ютазы муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты белән билгеләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәте, Ютазы муниципаль районында торак-коммуналь хуҗалыкны үстерүдә шәхси өлеше һәм һөнәри бәйрәм – Сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре көне уңаеннан “Идарә итүче компания” ҖЧҖ дворнигы Шәйбәк Зиннур улы Хәйдәров Ютазы муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

“Үрнәк балалар бакчасы” смотр-конкурсында җиңгән өчен түбәндәге мәктәпкәчә балалар учреждениеләре билгеләнде:

-Урыссудагы 3 нче санлы балалар бакчасы, җитәкчесе –Раиса Александровна Игнатова;

-Урыссудагы 7 нче санлы балалар бакчасы, җитәкчесе – Наталья Валерьяновна Майорова.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Руфия Габделмәҗит кызы Мөхәммәтова 2018 елның беренче ярты еллыгына срогы озайтылган бюджет үтәлеше турында мәгълүмат белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International