Ютазы районыннан форумга Руслан Миңнуллин китте. Форумда якын һәм ерак чит илдән, Россия Федерациясенең 60 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан татар яшьләренең барлыгы бер меңнән артык вәкиле катнаша.
Форумның игътибар үзәгендә - яшь буын татар милләте вәкилләренең милли үзаңын формалаштыру, татар телен, мәдәниятен, халкыбызның традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклау.