Буген “Дубравушка” лагеренда районның яшь буыны – эшче яшьләр һәм балалар думасы вәкилләре район башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашты.
Яшьләр командалары арасында күңелле ярышлар белән башланып киткән чара түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Район җитәкчелеге һәм яшьләр үзләрен борчыган сорауларга җавапны бергәләп эзләде. Ә сораулар киң кырлы булып чыкты – районда бара торган төзелеш һәм төзекләндерү эшләреннән һәм коммерцияле эшчәнлектән алып, мәдәни-күңел ачу чараларына кадәр...