Урыссу бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Фәүзия Нуретдин кызы Хәсәншинага 3 августта 90 яшь тулды.
Фәүзия апа гүзәл табигатьле башкорт җирендә – Туймазы районының Илчимбәт авылында дөньяга килә. Гаиләдә алар җиде бала була. Әтиләре тимерюлчы булып эшли – Нуретдин ага Куйбышев тимер юлын төзи. Әмма гомере генә кыска була. Умартачы булып эшләгән аналары балаларының гомерен саклап кала да.
Илле ел бергә гомер иткән ирен дә Фәүзия апа сагынып искә ала. Тормыш иптәшем ифрат та тәртипле кеше булды, шуңа күрә бик матур тормыш кичердек, дип сөйләүче ветеранның тел төбендә сагыш сизелеп тора. Тик аңа күршеләре бер дә ямансуларга урын калдырмый. Алар Фәүзия апаларының юбилеена да бергәләп әзерләнгән – аңа матур бәйрәм оештырганнар.
Урыссу ГРЭСында утыз ел, “Электросоединитель” заводында ун ел хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан Фәүзия Нуретдин кызы Хәсәншинаны олуг юбилее белән җирле муниципалитет һәм җәмәгатьчелек вәкилләре тәбрик итте. Күкрәген күп санлы медальләр бизәүче хезмәт ветераны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан да адреслы котлау хаты кабул итте.