Колач җитмәслек икмәк теземнәренә карап, белмим, кемнең генә күңеле тулмый икән?
Бер-бер артлы шул теземнәрне суктырып килүче комбайннар... Әле берсенең, шул арада икенчесенең бункеры тулуын хәбәр итеп, түбәләрдәге кызгылт-сары маячеклар яна башлый. Кыр башында көтеп торган машина, тәгәрмәчләре астыннан камыл тузанын туздырып, кыр уртасына ыргыла. Алтынга тиң вакытның һәр мизгеле кадерле. Менә кайда ул тормыш, яшәүнең чын мәгънәсе!
- Ашлыкны Иске Каразирек авылында арендага алып торган складка вакытлыча урнаштырып торабыз, - дип сөйли Илдус Нәбиуллин.
Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 28 центнер ашлык суктырып алучы механизаторларның күңеле көр иде. Үз гомерендә бик күп язларны каршы алып, алтын көзләрдә җирне бакккан Раушан Шәрәфиев үзенә беркетелгән ашлык комбайнында быел унберенче сезонын эшли. Тәҗрибәле игенче уракның зур оешканлык белән баруын билгеләп узды. Равил Нәгыймов иярләгән “Акрос” кыр корабы түбәсендә вымпел җилферди – узган елда да алдынгылар сафыннан атлаган механизатор димәк быел да сынатмый. Яшел төстәге ДОН-1500 комбайны штурвалы артында яшь кеше утыруы әллә каян ук күренеп торды. Яшьлек – яшьлек инде ул. Оста маневрлар ясаучы Равил студент икән – башкала вузларының берсендә беренче курсны тәмамлаган яшь кеше уттай эш өстендә якташларына ярдәм итү белән беррәттән, акча эшләргә теләвен дә яшереп калмады.
- Ашыгабыз. Яңгыр килә. Шуңа кадәр бу участокны алып бетерергә кирәк, - диде механизаторлар кыр корабларын вакытлыча гына тутатып торганга ачуланган кебек.
Игенче күңеле сизгер. Чыннан да икенче көнне яшен яшьнәп яңгыр явып узды. Әлбәттә, явым-төшем урып-җыюда мәшгуль механизаторларның эшенә беразга гына тәнәфес игълан итте. Әмма әлеге яңгырларның файдасы бик зур булды. Атна-ун көннән хуҗалыклар көзге чәчүгә керешәчәк – туфрак дымга сусап өлгергән иде.