Татарстан Президенты боерыгы нигезендә 2018 елның 3 августыннан республикада азык-төлек ягыннан иминлеккә хәвефле табигать күренешләре – коры җил, туфрактагы корылык, коры һава нәтиҗәсендә туган куркынычны юк итү максатында гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
Республикада 17 район белән беррәтән, Ютазы районында да гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү, янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү буенча комиссияләр һәм хәвефле табигать күренешләренең тискәре нәтиҗәләрен юкка чыгару һәм аварияләрдән соң тергезү эшләре алып бару буенча чаралар уздыруга җәлеп ителүче көчләрнең эш төркемнәре составлары билгеләнде һәм гадәттән тыш вәзгыять туган очракта аның нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлтелгән чаралар күрелде.