Бер гасырлык тарихы һәм бүгенге көндә иллеләп кенә шәхси ихатасы булган Какылы Күл авылы яшьлегенә әйләнеп кайтты.
Бездә атна саен бәйрәм дип елмаючы халык бүген кое бәйрәменә җыйналды. Коелары да бит әле нинди? Ташландык хәлгә җиткән су чыганакларын какылыкүллеләр үз куллары белән тазарткан, төзәткән, мутурлаган. Һәм бүген алар үз көчләре белән башкарган шушы хезмәтне җыр һәм бию белән чын авыл бәйрәменә әверелдерде.