Баланлы зиратында өмә

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Баланлы авылында зиратны җыештыру буенча уздырылган өмәләр хакында яз көне язып чыккан идем.

Менә тагын бер изге гамәл турында хәбәр җиткерәсе килә. Август аеның кояшлы көнендә Баланлы белән кан тамырлары бәйле халыкның иганә акчасына җыелган акчадан зират ихатасы яңартылып, истәлек тактасы куелды. Имам-хатибыбыз Камил хаҗи Абдуллин әрвахлар рухына коръән сүрәләре укып, дога кылынды. Бу изге гамәлне башлап, ахырына кадәр башкарып чыгуда Тәкъсин Ханиповның саваплы эшен искә алмасак гөнаһ булыр. Ул кылган  изгелекләр үзенә әйләнеп кайтсын, дип яза Ташкичү авыл җирлегеннән Илсөяр Валеева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International