Иске Урыссу авылында туган Харис Гариф улы Садыйков җиңел булмаган тормыш юлы буйлап атлый.
Ачлык һәм ялангачлыкны күреп үскән малайның әтисен төрмәгә утырталар. Кечкенә Харис әнисенең уң кулына әверелә. Сугыш башланганда аңа нибары 15 яшь була. 1944 елда ул Кызыл Армия сафларына чакыртыла, яшь солдатларны, шул исәптән безнең якташыбызны да Көнбатышка юллыйлар. Берникадәр вакыттан соң аларның армия часте Германиянең нәкъ үзәгендә, Берлинда була. Харис Гариф улы запас аэродормда техник булып хезмәт итә. Бүген дә карт фронтовик сафта – җәйге көннәрнең берсендә 92 яшен тутырган ветеран мөстәкыйль тормыш белән яши.
Утлы һәм сулы еллар буйлап атлаган ветераннарга “Фидакарь хезмәт өчен” медален район муниципалитеты һәм җәмәгатьчелек вәкилләре тапшырды.