Җәй, китап һәм мин – дуслар

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Чкалов исемендәге паркта Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Җәй, китап һәм мин – дуслар!” дип аталган “Әдәби эскәмия” оештырды.

Балалар әдәбияты тәкъдим ителгән чарада һәр укучы үз кызыксынуы буенча китап сайлый алды. Катнашучылар биредә үк, саф һавада, “Әдәби эскәмия”гә утырып, үзләренә охшаган китапларны һәм журналларны актара, дуслары белән аралаша һәм ял итә алды.

Моннан тыш, катнашучылар зур теләк белән А.Волковның “Волшебник изумрудного города” әкияте буенча китапханәчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән “Изумрудный город” әдәби-танып белү уенында катнашты. Малайлар һәм кызлар “Незнайка и его друзья”, “Викторина”, “Всезнайка”, “Цветик-семицветик”, “Изумрудный город” станцияләрендә зур теләк белән сәяхәт итте. Чара ахырында уен программасының барлык катнашучылары татлы бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International