Ютазы районы кешесе янына флюорограф үзе килә

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Агымдагы елның беренче ярты еллыгында 8650 кеше флюорографик тикшерү узарга тиеш булса, бүгенгә көнгә план үтәлеше 99 процент тәшкил итә.

Ютазы районы халкына флюорографик тикшерү узуны тагын да ныграк тәэмин итүне оештыру максатында август аенда торак пунткларда күчмә флюорограф эшли башлады. Әлеге эш Кече Урыссу, Бәйрәкә авылларында аеруча зур оешканлык белән узды.

- Күчмә флюорограф 2100 кешегә диагностик тикшерү уздырырга тиеш булса, үтәлеш илле процент. Атна ахырына без аны тулаем үтәп чыгуны максат итеп куябыз. Әйтергә кирәк, күчмә флюорограф ярдәмендә без пенсия яшендәге халыкны, күченеп йөрү авыр булган кешеләрне колачлауны күздә тотабыз, чөнки безнең районда туберкулез буенча вәзгыять киеренке кала бирә, - дип хәбәр итте районның баш табибы Светлана Шакирова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International