Урыссулы Икълимә Шафигулла кызы Хафизованың гомер бәйрәме

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Урыссу бистәсендә гомер итүче хезмәт ветераны Икълимә Хафизовага бүген 90 яшь тулды.

Азнакай районы Урманай авылында туган кызчыкка нибары өч сыйныф белем алырга насыйп була. 1942 елның кышында үсмер баланы тракторчылар курсына юллыйлар. Стәрле авылында трактор руле артына утырган Икълимә җир сөрә, икмәк үстерә, көзләрен комбайн штурвалы артына күчеп утырган кыз уракта катнаша. Әлеге кыю йөрәкле хатын-кызны олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова, ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тәбрик итте. Озын гомерле тыл хезмәтчәне Россия Президенты Владимир Путиннан да адреслы котлау кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International