Ютазы районы мөселманнары - Корбан гаетендә

2018 елның 21 августы, сишәмбе

Корбан бәйрәме — ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе.  

- Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләгәнең бөеклегенә, Исламның хак дин булуына тагын бер кат инанып, мохтаҗларга, ятимнәргә, гарипләргә, төрле бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә хәлдән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, безгә гомер бүләк иткән әти-әниләребез, туганнарыбыз, күрше-күләннәребезнең хәлләрен белешик! Вафат булганнарның каберенә зиярат кылыйк! – дип билгеләп узды үз вәгазендә Марат хәзрәт Мәрданшин Урыссу бистәсенең үзәк мәчетенә җыйналган мөселманнарга мөрәҗәгать итеп.

Гыйбадәтханәгә матди ярдәм күрсәтеп торган өчен рәхмәтле булган Марат хәзрәт Мәрданшин, район башлыгы Рөстәм Нуриевка, Корбан гаетенә килүеннән файдаланып, рәхмәт хаты тапшырды.

Корбан бәйрәме иртәсендә меңләгән мөселманнар гает намазына басты. Дистәләгән корбан чалынды, йөзләгән кешеләргә күчтәнәч белән бергә шатлык өләшенде. Корбан гаете гадәттә булмаганча балалар өчен дә күчтәнәчләргә, күңел ачу чараларына бай булды. Урыссуның үзәк мәчете территориясенә куелган батутта уйнау, татлы мамыктан авыз итү һәр сабыйның күңеленә хуш килсә, ә менә Ютазы мәхәлләсендә оештырылган кече Сабан туе исә җәйге каникулларның соңгы көннәрен ял итүче малайларга һәм кызларга, шулай ук өлкәннәргә гомумән көтелмәгән сюрприз булды. Төрле зурлыктагы ике батут, бушлай өләшенгән туңдырма, корбан итеннән әзерләнгән пылау – моннан да зуррак шатлык була аламы соң? Корбан - нәкъ менә кешеләргә шатлык һәм ииминлек өләшүгә нигезләнгән ислам дөньясының изге һәм якты бәйрәме!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International