2018 елның өйләнер өчен иң матур көне 18 август булды. Мәхәббәтнең һәм гаилә тормышының чиксезлеген аңлаткан өч сигез саны булган бу көнне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында алты яшь пар сайлады: Гөлназ һәм Денис Муфаздаловлар ( фотода), Алина һәм Альберт Вахитовлар, Зилә һәм Альберт Шакировлар, Ксения һәм Илья Фединнар, Рәмзия һәм Фирдәүс Тазиевлар, Карина һәм Камил Ахуновлар.
Районның ГХАТ бүлеге белгечләре бу матур парларны онытылмас бәйрәмнәре белән котладылар һәм аларга мәхәббәтләренең һәм гаилә тормышларының чиксез һәм бәхетле булуын теләделәр.