Хөррияттә – ял кичәсе

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Кече Урыссу авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Хөррият авылы халкы өчен ял кичәсе оештырды.

Дәртле җырлар, күңелле уеннар авыл халкының күңеленә хуш килде. Туган көннәре, быел юбилей даталары булган хөрриятлеләр котлаулар да кабул итте. Бәйрәм Хафизовлар гаиләсе оештырган чәй өстәле артында дәвам итте, дип хәбәр итте Кече Урыссу авылыннан Илсөяр Валеева.

Ильмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International