Елның-елында район муниципалитеты “Лаеклыларга – лаеклы бүләк” бәйгесен игълан итә. Бу юнәлештә кичә ул үз эшен башлап җибәрде.
Иске Каразиректән Гөлчәчәк һәм Рәфис Нәфыйковлар гаиләсе бәйгедә тәүге тапкыр гына катнашмый. Әлеге ишек алдындагы бер генә уч җир дә буш калмый – төрле кечкенә архитектур формалар белән тулган ихата быел да шау чәчәккә күмелгән. Гөлнара һәм Илшат Котловскийлар абзар тутырып мөгезле эре терлек, кош-корт асрыйлар. Беренче карашка, чәчәк утыртып азапланырга гел вакыт калмаска тиеш кебек тоела. Юк, күңеле матурлыкка тартылган кеше бу эшкә һәрчак вакыт һәм теләк таба. Шәриповлар ихатасы да гадилек катыш матурлыктан сыгылып тора. Бәбкә үләне белән капланган иркен ихатада түтәлләргә дә, балалар өчен уен элементларына да урын табылган. Яңа Каразирек авылында яшәүче Гөляз һәм Фәйрүз Гафиятовларның яхшы итеп йорт-җир тергезгәннәренә әлләни күп вакыт та узмады. Яшь гаиләнең ихатасы да бик матур булып чыкты.
Комиссия әгъзалары Иске Урыссу авылында яшәүче Зөлфия һәм Таһир Хафизовлар, Лилия һәм Илгиз Гәрәевлар, Гөлсинә һәм Ринат Вәлиевлар, Миләүшә һәм Риф Әхмәтяновлар йорт-җирендә булды. Хуҗалар тудырган матурлык ишек алларына гына сыймыйча, капка төпләреннән үк башлана булып чыкты.