Бүген район башкарма комитетының загс бүлеге Ютазы районында туган йөзенче баланы теркәде – Урыссу бистәсендә яшәүче Гөлназ һәм Марат Хафизовларның көтеп алган уллары туды.
Әти-әнисе аңа Рамазан дип исем бирде. Рамазан – Ислам динендә абруйлы, тирән мәгънәле исемнәрнең берсе. Исеме якты дөньяга килгән сабыйның җисеменә туры килсен, дип телибез.