Бәйрәкә балалар бакчасы бәхетле авазларга күмелде

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Бүген Бәйрәкә авылында республика программасы буенча капиталь ремонтланган балалар бакчасын ачу тантанасы булды.

Күпсанлы кунакларны бакчаның кечкенә хуҗалары – малайлар һәм кызлар сәламләде. Сүз алган район башлыгы Рөстәм Нуриев республика күләмендә эшләүче әлеге программа ярдәмендә районда шактый мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яхшы якка үзгәрүен билгеләп узды. “АгроМир” җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев балалар бакчасын яңа өй туе белән котлап, кыйммәтле бүләк тапшырды.

Кунаклар капремонт узган балалар бакчасына узды. Якты һәм иркен бүлмәләр, заманча ясалган зәвыклы җиһазлар – барысы да уңай тәэсир тудырды. Ә бу вакытта бакча балалары өчен бәбкә үләнле ишек алдында кече Сабан туе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International