Урыссудан Абрамовлар гаиләсен Татартсан Президенты кабул итте

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Республика көне алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләле Гөлсинә ханымның җөмһуриятебезнең их яхшы гаиләләрен Казан Кремленә җыюы күркәм гадәткә әверелде.

Быел узган очрашуга җыелган 50 гаилә арасында безнең Ютазы районыннан Ирина һәм Евгений Абрамовлар бар иде. Алар икесе дә сәламәтлекләре чикле балалар укый торган Урыссу мәктәп-интернатында эшли. Евгений Сергеевич малайларны балта эшенә өйрәтсә, аның хатыны Ирина Владимировна кызларны тегү һәм бәйләү серләренә төшендерә, сәйлән белән чигү үрнәкләрен күрсәтә. Ирина Владимировнаның тагын бер яраткан шөгыле бар - ул милли киемле курчаклар ясый. Әмма ир белән хатын өчен барыннан да зуррак бәхет һәм шатлык – үсеп килүче берсеннән-берсе матур кызчыклары Анна, Мария, Лукерья. Алар бергәләп кул эшләре тота, чиркәүгә йөри.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International