Дәүләт Советы депутаты – халык янында

2018 елның 28 августы, сишәмбе

​​​​​​​Агымдагы атнада районга эшлекле визит белән килгән республика Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов сайлаучылар белән очрашты.

Гражданнарны кабул иткән депутатка районда яшьләр үзәге оештыруда ярдәм сорап яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Артур Хисмәтуллин беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итмәде. Ниһаять, ул уңай җавап иштте – Ирек Фәрит улы булачак үзәкне матди яктан тәэмин итүдә ярдәм кулы сузарга вәгъдә итте. Беренче төркем инвалид улы булган Рәмилә Баһапова торак белән бәйле сорауны чишүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Урыссулы Айгөл Рәхимованы исә депутат белән очрашырга сәламәтлек саклау өлкәсенә кагышлы сорау алып килгән булып чыкты. Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов сайлаучылардан кергән һәр сорауны каләм очына алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International