Ютазы районы үзәге – Урыссу бистәсендә Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм кичәсе үтте. Чара “Энергия” стадионында “Минем республикам – минем шатлыгым” дип аталган композиция белән башланды.Стадион алдында кунакларны тынлы оркестр каршылады. Сәүдә предприятиеләре бәйрәмгә килүчеләрне үз чатырларына тәмле ашамлыклар, татлы ризыклар, телеңне йотарлык блюдолар белән җәлеп итте. Эшләрендә уңыш казанган райондашларыбыз мактау грамоталарына һәм рәхмәт хатларына, бүләкләргә лаек булды, шул исәптән – Татарстан Республикасы Хөкүмәтенекенә дә. Концерт программасы истә калырлык, барлык милләт вәкилләренең дә күңелләренә хуш килерлек булды: Казан шәһәре кунагы, артист Рифат Зарипов чыгышы һәм район мәдәният йортының “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле белән бергә, Казан һәм Октябрьский шәһәрләренең рус җыры ансамбльләре дә халык яраткан җырларны башкарды. Әлмәт шәһәре “джамперлары” һәм “ходулистлары” искиткеч шоу күрсәтте. Күрше Октябрьский шәһәреннән “Дайс-бокс” биючеләре район тамашачыларын әсир итте.