Районның көчле командалары волейболда

2018 елның 31 августы, җомга

Республика көне кысаларында “Олимп” спорт комплексында ир-егетләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды.

Җиңү өчен барган ярышларда беренче урынга ир-егетләр арасында “Гладиаторы” командасы чыкты. Икенче урында – “Ионас”, өченче урында Урыссуның җыелма командасы. Хатын-кызлар арасында барган уенда “Фортуна” командасы җиңү яуласа, икенче урында – җыелма, өченче урында - “Амигос” командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International