Ютазы районы Башлыгы Р.М. Нуриевның Белем көне белән котлавы

2018 елның 31 августы, җомга

Хөрмәтле райондашлар! Кадерле педагоглар һәм укучылар!

Беренче сентябрь – безнең балаларыбыз өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә иң көтелгән һәм куанычлы бәйрәмнәрнең берсе. Без, әти-әниләр, балаларыбызның уңышларына чын күңелдән шатланабыз һәм аларны иң бәхетлеләр һәм уңышлылар итеп күрергә телибез. Бу максатларга ирешү Ютазы районы педагогларының тулысынча көченнән килер дип ышанам.

Белем көнендә 224 беренче сыйныф укучысы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк һәм парталар артына утырачак. Районның 14 мәктәбендә ике меңнән артык бала белем алачак.

Барлык мәктәпләрнең яңа 2018-2019 уку елын оешкан төстә башлауларын билгеләп узу күңелле. Хөрмәтле педагоглар һәм укучылар, эшегездә уңышлар, яхшы укуыгызны, бәхетле булуыгызны һәм имин яшәвегезне телим! Бәйрәм белән һәм хәерле сәгатьтә!

Район Башлыгы Р.М.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International