Илебезнең барлык мәктәпләрендәге кебек үк Ютазы районы укучылары өчен дә яңа уку елы башланды.
Урыссу гимназиясе беренче сыйныф укучыларының исләрендә бу тантаналы көн гомерлеккә калыр. Яңа мәктәпнең башка малайлары һәм кызлары өчен дә 2018 елның 1 сентябре – гимназия тарихында беренче тапкыр уздырылган Белем көне. Хәерле сәгатьтә!