Урыссу бистәсендә яшәүче Раиса Александровна Ниловага да агымдагы атнада 95 яшь тулды.
Кыз Башкириянең Шаран районында туа. Бик иртә ятим калган сабыйны үз тәрбиясенә бертуган апасы Татьяна ала. Урта белем алган кыз Бөгелмә педагогия училищесына укырга керә. Хезмәт юлын яшь укытучы Азнакай районының Тымытык авылында башлый. Биш елдан соң Раиса Александровна Бакалы районының Капровка авылына әйләнеп кайта һәм кырык ел гомерен яшь буынга гыйлем бирүгә багышлый. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны Евгений Якимович Варфоломеев белән гаилә кора, ир белән хатын дүрт бала тәрбияләп үстерә. Озын гомерле якташыбыз бүген балаларының кадер-хөрмәтен тоеп яши.