Район хастаханәсендә очрашу узды

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Урыссу үзәк район хастаханәсендә медицина учреждениесе хезмәткәрләре район башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашты.

Рөстәм Мидхәт улы хастаханә хезмәткәрләре алдындагы үз чыгышында районда нинди үзгәрешләр булуы, Урыссу сәнәгать мәйданчыгына резидентлар җәлеп итү буенча эшләр ничек баруы, ТАПАРТ, БАСЭТ предприятиеләре тарафыннан яңа производстволар урнаштыру буенча эшләр барышы, бистәне, районны алга таба да төзекләндерү планнары һәм башка чаралар, шулай ук әһәмиятле вакыйгалар турында чыгыш тотты.

Үзәк район хастаханәсенең баш табибәсе 2018 ел башыннан хәзерге көнгә кадәр чорга үз ведомствосындагы учреждениенең эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Район хастаханәсе эшчәнлегенең күп кенә күрсәткечләре яхшырса да, Рөстәм Мидхәт улы кайбер сораулар буенча тәнкыйть сүзләрен җиткерде. Катгый таләпләр куелды.

Очрашуда хастаханә хезмәткәрләре район башлыгына үзләрен дулкынландырган сорауларны бирә һәм аларга тулы җавап ала алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International