Ютазы авылына – Президент бүләге

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Республика көне уңаеннан муниципаль районнар арасындагы республика смотр-бәйгесендә җиңүчеләргә машина ачкычлары тапшырды.

- Безнең җирле үзидарәне яклау программасы бар. Әлеге программа кысаларында без һәр елны транспорт бүлеп бирәбез. Бу җирлек башлыклары мобильлеген арттыра, дәрәҗәсен күтәрә, - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.

Барлыгы 93 “внедорожник” алган муниципаль берәмлекләр арасында безнең Ютазы авыл җилеге дә бар. Аның башлыгы Гөлнара Сафиуллина Татарстан Илбашлыгы кулыннан өр-яңа автомобиль ачкычы кабул итеп алды.

- Күптән түгел генә республика программасы буенча оргтехниканы яңарта алган булсак, хәзер өр-яңа автомобиль белән бүләкләндек, - дип шатлыгы белән уртаклашты ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International