Социалистик Хезмәт Герое Зәки Тимерҗанов истәлегенә бюст ачылды

2018 елның 9 сентябре, якшәмбе

Урыссу бистәсенең Мемориаль комплексында Урыссуның 3 санлы мәктәбенең “Яшь армия” хәрәкәте әгъзалары чыгышы белән башланган тантанада Социалистик Хезмәт Герое Зәки Тимерҗан улы Тимерҗанов истәлегенә бюст ачу тантанасында каһарманның улы Татарстан Республикасының Баш федераль инспекторы Ринат Тимерҗанов та катнашты.

- Туган җиребезнең каһарманнары исемен гасырлардан-гасырларга илтеп җиткерү безнең районда күркәм бер йолага әверелде. Бүген без Дан аллеясында тагын бер һәйкәл ташы ачып, Зәки Тимерҗан улы Тимерҗанов исемен мәңгеләштерәбез, - дип үз чыгышында билгеләп узды район башлыгы Рөстәм Нуриев.

Әтисе хөрмәтенә бюст ачу тантанасын зур дулкынлану белән көтеп алганын яшереп кала алмаган Ринат Тимерҗанов, аның турындагы истәлекләрне дә ул зур дулкынлану хисе белән искә алды. Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова кунакка Татарстан Республикасының хезмәт каһарманнары турындагы мәгълүмат туплаган китап бүләк итте.

Социалистик Хезмәт Герое Зәки Тимерҗан улы Тимерҗанов истәлегенә багышланган бюстны ачу хокукы аның улы Ринат Тимерҗановка һәм район башлыгы Рөстәм Нуриевка бирелде. Һәйкәл ташы ачу хөрмәтенә өч катлы залп яңгырады. Бюст итәгенә үлемсез хатирә символы булган тере чәчәкләр ятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International