Ютазы районы ветераннары Халыкара өлкәннәр көненә хәзерләнә

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Бүген ветераннар советы, инвалидлар җәмгыяте, пенсионерлар берләшмәсе әгъзалары катнашында узган киңәйтелгән утырышта сүз 1 октябрьдә булачак Халыкара өлкәннәр көненә хәзерлек турында барды.

Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова хезмәттәшләрен бер генә карт кешене дә игътибарсыз калдырмаска, аларның өйләрендә булырга, зур булмаган иганә ярдәме, мәдәни чара оештырырга чакырды. Бу көннәрдә хастаханәдә ятучы өлкән буын вәкилләре дә, картлар йортларында яшәүче ютазылылар да игътибардан читтә калмаска тиеш. Зоя Васильевна катнашучыларның дикъкатен мәдәни-спорт чаралары, асылда, бәйрәм концерты, шашка-шахмат турниры, велосипедларда ярыш уздыру мөһимлегенә дә җәлеп итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International