Монополиягә каршы федераль хезмәт - Ютазы районында

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шафигуллина шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

Халыкны, асылда, җир кишәрлекләре бүлеп алу һәм әлеге процедураны закон кысаларында башкарып чыгу кебек мәсьәләләр борчый булып чыкты. Гүзәл Шәүкәт кызының эш көне Урыссы гимназиясендә дәвам итте. Ул анда Урыссу мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары белән “Нәрсә ул монополиягә каршы хезмәт” темасына ачык дәрес үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International