Бәйрәкә авылы шагыйрәсе Саҗидә Гомәрованың иҗат кичәсе

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Кичә Бәйрәкә авыл халкы җирле шагыйрә Саҗидә Гомәрованың туган көнен бәйрәм итте.

Озак еллар дәвамында берсеннән-берсе матур шигырьләр иҗат итүче Саҗидә ханымны гомер бәйрәме белән котларга авыл мәдәният йортына мәктәп укучылары, укытучылар, үзешчән сәнгать осталары җыйналды. Һәвәскәр шагыйрәне туган көне белән район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова тәбрик итте. Мәдәни чара мәктәп укучылары, “Моңлысаз” ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды. Әлбәттә инде Саҗидә Гомәрова күңел җылысын биреп язган шигырьләрен укып, тамашачының тагын бер кат мәхәббәтен яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International