Чибәр ханымнарның барысы да тәртиптә була. Һәм моны мөлаем Зөлфия Сюсина чисталык саклаган участоктагы теләсә кайсы яшәүче раслый ала.
Эш урынына ул бик иртә килә – чөнки ун йортка хезмәт күрсәтеп өлгерергә кирәк. Зөлфия Идарә итүче компаниядә ярты елдан аз гына артык эшләсә дә, яшәүчеләр алдында инде үзен намуслы хезмәтчән итеп танытты. Аларның сүзләре буенча, йортлар янында мондый тәртип һәм чисталык беркайчан да булмаган. Тукай урамында яшәүчеләр Зөлфиягә җаваплы булуы һәм үзенең хезмәте белән яхшы кәеф тудыруы өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтә.