Бүген күп санлы кунаклар катнашында Кәрәкәшле авыл мәдәният йорты капиталь ремонттан соң беренче тамашачысын кабул итте.
Әлеге шатлыклы вакыйга белән авыл халкын, кунакларны район башкара комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев тәбрик итте. Район мәдәният бүлеге күңелле концерт программасы бүләк итте.