Исерек аталар һәм аналар...

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Узган атнада үткән балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы район комиссиясенә килүчеләрнең географиясе киңәйде, аның тарихы тагын да яңа “геройлар” белән белән тулыланды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, комиссия рәисе Светлана Пройдакова җитәкчелегендә узган утырышка чакыру алган гаиләләрнең берсе Димтамактан булды. Гаилә башлыгы, балигълык яшенә җитмәгән ике бала атасы спиртлы эчемлекләр белән артык күп мавыгуда, гаепләнсә, икенче персонаж - Акбаш авылыннан килгән яшь хатын – өч бала анасы да шушы ук яман гадәт белән мавынуы өчен тикшерлде. Исерек өлкәннәргә төзәлер өчен вакыт бирелде. Шулай ук Татарстанда гамәлдә булган “комендат” сәгатен бозган үсмернең әти-әнисенә кисәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International