Күптән түгел республиканың “Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни-белем бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында Үзәк балалар китапханәсе тарафыннан Бердәм мәдәният дәресе үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары мәдәни көндәлек сәхифәләре буйлап виртуаль сәяхәт кылды. Малайлар һәм кызларны республикабызның кызыклы һәм мавыктыргыч урыннарындагы әкияти дөнья чолгап алды. Балалар Казан шәһәренең тарихи архитектура һәйкәлләре һәм истәлекле урыннары белән танышты. Шулай ук яшь китап укучылар туган бистәләренең һәм республикабыз башкаласының музейлары, театрлары, китапханәләре турында күп кызыклы нәрсәләр белде.
Чара барышында мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында күңелле җырлар яңгырады, балалар зур теләк белән солистларга кушылды һәм артисларга җылы, ихлас алкышлар бүләк итте. Аннары балаларга рус һәм татар телләрендә мультфильм күрсәтелде. Бәйрәм Үзәк балалар китапханәсенә һәм уку залына экскурсия ясау белән дәвам итте, анда балалар өчен китап күргәзмәсе әзерләнде.
Чара ахырында китапханәчеләр укучыларга мәдәни көндәлекләр тапшырды, алар белән малайлар һәм кызлар музейларда, театрларда, китапханәләрдә, тарихи урыннарда булачак һәм көндәлектә үзләренең булган урыннарын теркәп барачак. Китапханә хезмәткәрләре балаларга Татарстанның мәдәни урыннары буйлап мавыктыргыч сәяхәт теләде, һәм укучыларны әти-әниләре белән китапханәдә ешрак булырга һәм китаплар укырга чакырды.