Ютазы районы җәмәгатьче-ветераннары Иске Каразирек авылы җирлегенә сәфәр кылды

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Район ветераннар советы активистлары һәм җәмәгатьчеләр Иске Каразирек авыл җирлегенә сәфәр кылды, анда алар социаль объектлар эшчәнлеге белән танышты.

Чара районда быел гамәлгә ашырылган социаль туризм программасы кысаларында уздырылды. Экскурсиядә катнашучылар авыл җирлегенә кергән ике авылда булды. Иске Каразиректә алар мәчетне, балалар бакчасын, мәктәпне, мәдәният йортын карады, Бөек Ватан сугышында һәлак булган каразиреклеләргә куелган һәйкәл янына чәчәкләр салды, ә Яңа Каразиректә сәяхәтчеләр җирле клубка юнәлде. Экскурсия барышында алар әлеге торак пунктларның тарихы белән танышты, музейларда булды, җирле үзешчән сәнгатьтә катнашучы артистлар белән аралашты һәм аларның чыгышларын тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International