Якшәмбе көнне урыссулылар өчен беренче көзге ярминкә узды. Ярминкә Урыссу урамындагы яңа ярминкә мәйданында оештырылган иде. Анда үз продукцияләре белән күмәк хуҗалыклар һәм фермерлар, кулланучылар берләшмәсе, мәктәпләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләр катнашты. Бәяләр шактый кулай булды. Халык ит, яшелчә һәм яшелчә консервларын бик теләп сатып алды.