“Урыссу йөгереше – 2018” җиңел атлетика ярышы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылды.
Ярышта 10 яшьлек һәм өлкәнрәк яшьтәге барлык район кешеләре катнаша алды. Йөгереш Урыссу урамнары буйлап узды. VIP һәм яшь катнашучылар 1 чакрым дистанциядә ярышты, калганнары – 1,8 чакрымга һәм иң кыюлары – 3,3 чакрымга. Фиништан соң спортчылар кайнар ризык белән сыйланды. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.