Бәйрәкә уңганнарының кукурузы уңган

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

“АгроМир” җәмгыятенең быел да кукуруз кырлары искитмәле матур – саф-саф булып тезелеп киткән үсемлек рәтләре парадка чыккан солдатларны хәтерләтә.

Нәкъ менә кайгыртып, үз вакытында тәрбияләп – рәт араларын эшкәртү, төпләрен күмдерү, ашлама бирү, химик утау бәрабәренә генә кукуруз менә шулай биниһая зур булып үсеп, мул уңыш бирергә сәләтле була ала. Быел ул хуҗалыкта 830 гектар мәйдан били. Урыны-урыны белән ике метрдан артык озын булып үскән кукурузлар арасында хәтта “Ягуар” комбайны күмелеп калган кебек тоела. Әмма үз тормышында бик күп көзләрне күргән Фәнис Габидуллин рульне нык тота – җилдереп барган техника урыгычының үткен пычаклары арасына килеп кергән кукуруз бик тиз арада массага әйләнә. Кыр белән баз арасын йөгереп кенә узучы КамАЗ машиналарына “йомшаклык” күрсәтергә һич мөмкинлек юк. “Көн саен 15-16 рейс ясыйбыз”, - дип тиз генә әйтеп өлгергән йөк машинасы шоферы Рафаил Мөхәметдинов комбайнга таба ашыкты – хезмәттәше Мансур Әрдәширов иярләгән КамАЗның арбасы тулып килә иде. Шул арада кыр башында Дамир Насыйров күренде. Базда бертуктамый силосны тыгызлап торучы тракторчы Рәсим Әхмәтшинны масса ташучылар эш белән тәэмин итеп кенә торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International